Югары Ослан халкын грипптан вакцина ясарга чакыралар
Август ахыры, сентябрь һәм октябрь башы - гриппны профилактикалау өчен идеаль вакыт.
Район үзәк хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, балалар поликлиникасына "Ультрикс" вакцинасы, шулай ук өлкәннәр өчен "Совигрипп" вакцинасы килгән.
"Көз җитүгә санаулы көннәр калып бара, димәк, грипптан сакланырга вакыт. Безнең хастаханәгә грипптан ике төрле вакцина килде инде. Хәзерге вакытта без медицина хезмәткәрләре, авырлы хатын-кызлар һәм балалар вакцинациясен башлыйбыз. Шулай ук өлкән яшьтәгеләр дә прививка ала алачак. Үзегезне һәм сәламәтлегегезне саклагыз, профилактиканы вакытында үтегез!" - дип хәбәр иттеләр район хастаханәсендә.
"Ультрикс" белән вакцинацияне сабыйлар 6 айдан башлап, шулай ук башлангыч мәктәп укучылары (4 нче сыйныфка кадәр), йөкле хатын-кызлар һәм медицина хезмәткәрләре алырга мөмкин. Башка категория гражданнар өчен "Совигрипп" вакцинасы тәкъдим ителәчәк. Ике вакцина да вакыт белән сыналган һәм үзләренең нәтиҗәлелеген исбатлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев