Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында хәрби-патриотик лагерь ачылуга старт бирелде

24 нче июльдә лагерьның беренче сменасы эшли башлады.

2022 нче ел ахырында ветераннар хәрәкәте җитәкчесе Римма Троицкая җитәкчелегендә Яшьләр клубы базасында "Хәтер намусы" дип аталган Хәрби-патриотик клуб төзелде.

Клуб программасын гамәлгә ашыру кысаларында район территориясендә мәктәп укучылары эзләнүләр эше нигезләренә төшенә алырлык лагерь төзергә планлаштырылган иде: металлэзләүче, щуп, сапер көрәге белән эшләргә, җирлектә ориентлаша белергә, шулай ук беренче медицина ярдәмен күрсәтергә, Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган Югары Осланлыларны эзләү буенча төрле сайтларда эшләргә. Шуңа бәйле рәвештә Яшьләр клубы җитәкчелегендә грантлар буенча махсус программаларда катнашу идеясе туды. Клуб җитәкчесе белән берлектә проект эшләнде һәм конкурска җибәрелде.

Агымдагы елда Югары Ослан авылының Яшьләр  клубы районда эзләү хәрәкәтен үстерүгә 371 000 сумлык грант отты. Грант акчаларына палаткалы лагерьны урнаштыру һәм эзләү эшләрен башлау өчен кирәкле җиһазлар сатып алынган инде. Лагерьда  беренче булып эзләү отряды әгъзалары булачак, алар инде  сугышлар булган  урыннарында һәлак булганнарны эзләү мәктәбен узган. Лагерь эшендә ярдәм итү өчен Татарстанның тәҗрибәле эзләнүчеләре, военкомат һәм Үзәк хастаханә хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк. Агымдагы елның җәендә 15 әр кешедән торган ике смена оештыру планлаштырыла. Лагерь Түбән Ослан авыл җирлегенең Казак сукмагы территориясендә урнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев