Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе башланды

Беренче традицион акция Шеланга мәктәбендә үтте.

Булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшыру өчен район башлыгы Марат Зиатдинов һәм Казан энергетика университеты ректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Эдвард Абдуллаҗанов килде.

Быел мәктәп бусагасын районда 249 беренче сыйныф укучысы атлап керәчәк, Шеланга мәктәбенә беренче сыйныфка барлыгы җиде бала барачак.

Башта район башлыгы кунакларны сәламли һәм балаларга мөрәҗәгать итә - "Кадерле беренче сыйныф укучылары, ата-аналар, мәктәп укытучылары мин бүген сезнең арада булуыма  шат,  безнең дуслар – энергоунивеститет вәкилләре белән булачак укучыларга  портфельләр тапшырасы һәм әлеге вакыйга белән котлыйсы килә. Сез ремонтланган, җиһазландырылган мәктәпкә киләсез. Былтыр мәктәпне, ашханәне ремонтлау эшләре төгәлләнде. Сезнең укытучыларыгыз яхшы. Сезнең алга таба укуыгыз өчен бөтен шартлар тудырылган.  Бу озын юлда сезгә уңышлар телим. Ышаныгыз, йөрәккә, күңелгә белем салсагыз, сез сынатмассыз", - диде Марат Галимҗан улы. Район башлыгы Дәүләт Советы депутатына беренче сыйныф укучыларына ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

Балаларны Абдуллаҗанов да тәбрикләде. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дигән зур проектның бер өлеше булырга телибез. Без моны чын күңелдән  эшлибез, безнең өчен бу бәйрәм һәм без Шеланга мәктәбенә рәхәтләнеп киләбез. Барыгызга да игелек, сәламәтлек, уңышлар телим", - дип билгеләде Эдвард Юнысович.

Җавап сүзе белән мәктәп директоры Лидия Ледяева чыгыш ясады, ул быел беренче сыйныф укучыларына университет ярдәмендә портфельләр тапшыру юбилейлы ел булуын әйтте. "Бу күркәм традициягә быел 20 ел. Беренче тапкыр портфельләрне тапшыру 2003 нче елда булды. Ярдәмнәре  өчен ихластан рәхмәтлемен һәм алга таба да хезмәттәшлек итүгә ышанабыз", - дип ассызыклады Лидия Викторовна. 

Аннары тантаналы мизгел килеп җитте. Булачак беренче сыйныф укучыларына көтеп алынган рюкзаклар тапшырылды.

Бәйрәм күңелле уеннар һәм викториналар белән дәвам итте.

Энергетика университеты волонтерлары төркеме булачак беренче сыйныф укучыларын искиткеч концерт номерлары белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев