Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында апрель аенда 30 дан артык янгын очрагы теркәлгән

Янгын сүндерүчеләр күп очракта коры үлән януны сүндерергә чыкканнар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы язның иртә һәм җылы килүе коры үләннәрнең еш януына китерә дип борчылалар.

Районда өченче апрельдән бүгенге көнгә хәтле  32 янгын очрагы булып, шуның 12 се коры үлән яну.

Бер тәүлек эчендә янгын сүндерүчеләр дүрт мәртәбә шундый очракка чыгалар. Күп очракта янгыннар ял көннәренә туры килә, чөнки бу көннәрдә бакчаларда , йорт тирәләрендә чистарту эшләре алып барыла, күп кеше чүп-чарны яндыруны кулай күрә. Мәсәлән, 18-19 апрельдә үлән януның тугыз очрагы булган, ә соңгы ял көннәрендә  алты янгын  сүндерелде.

Республикабызда 17 нче апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде . Янгынга каршы режим вакытында учак кабызырга, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндырырга ярамый. Моннан тыш, табигатьтә ял иткән вакытта, шулай ук бакчачылык ширкәтләре территориясендә ачык утта ризык әзерләргә рөхсәт ителми. Пиротехника куллану да тыела. Бу тыю акланган, чөнки утны бер минутка гына да караусыз калдырып, сез янгынны үзегез генә җиңә алмаячаксыз, йортларга, башка корылмаларга ут кабу, урман янгыннары куркынычы яный,- дип хәбәр итә инспектор Лилия Илалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев