Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында 21 мең тоннадан артык ашлык суктырылган

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белешмәләренә караганда, 24 августка район буенча 8 836 гектарда бөртекле культуралар җыеп алынган, бу урып-җыю планының 70,5%ын тәшкил итә.

Бөртеклеләр 21 486 тонна суктырылган, уртача уңыш һәр гектардан 24 центнер тәшкил итә. Районның өч хуҗалыгында урып-җыю кампаниясе финиш юлына чыкты. ҖЧҖ  "Белая утка"  - 99,5%ка, "Прокопьева А.И." КФХсы - 97,3%ка, барлык мәйданның 92%ыннан артыгы “Заря” агрофирмасында җыелган. 

Бөртекле культуралар  буенча уңыш:

  • көзге арыш - 31,5 цн/га
  • көзге бодай - 25 цн/га
  • арпа - 21,5 ц/га

 Моннан тыш, районда рапс җыюга керештеләр. “Август-Кама Тамагы” игенчеләре басуга 13 комбайн чыгардылар. Бүгенгә 542 гектарда 848 тонна  суктырылган. Уртача уңыш 15 цн/га тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев