Кичә, 26 октябрьдә, Казанда мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең ике көнлек Бөтенроссия форумы старт алды.
Форум Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел һәм «Мөхәммәдия»мәдрәсәсенә 140 ел тулу кысаларында уза. Ул ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды ярдәмендә Россия ислам институты белән берлектә Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган һәм мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендә мөһим проблемаларны тикшерү һәм хәл итү мәйданы булып тора.
Форумның төп чаралары бүген планлаштырылган: "Мөхәммәдия"мәдрәсәсенең 140 еллыгы кысаларында пленар утырыш һәм фәнни конференция көтелә.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев