Үзенең уникаль үзенчәлекләре аркасында бу силос культурасы терлек азыгы җитештерү процессында мөһим роль уйный һәм эре мөгезле терлекләрне тукландыру өчен файдаланыла.
Сыйфатлы азык базасы булу терлекчелекне үстерү өчен төп шартларның берсе булып тора. Силос өчен кукуруз әзерләүнең үз үзенчәлекләре бар, аларны исәпкә алып, силос массасын озак вакыт дәвамында камил саклап калуга ирешеп кенә калмыйча, терлекләрне тулы кыйммәтле азык белән тәэмин итәргә дә мөмкин.
Районда силос өчен 1482 га кукуруз чәчелгән. Бүгенге көнгә район хуҗалыклары тарафыннан 8437 тонна печән, 13401 тонна сенаж һәм 9772 тонна силос массасы әзерләнгән, бу бер баш терлеккә 17,1 центнер туры килә.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев