Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан район хастаханәсе грипптан вакцинациягә чакыра

Август ахыры, сентябрь һәм октябрь башы - гриппны профилактикалау өчен иң идеаль вакыт.

"Көз җитәргә санаулы көннәр калды, димәк, грипптан сакланырга вакыт җитте. Безнең хастаханәгә грипптан ике төрле вакцина килде инде. Хәзерге вакытта без медицина хезмәткәрләре, авырлы хатын-кызлар һәм балалар вакцинациясен башлыйбыз. Шулай ук  өлкәннәргә дә прививка ала башларга була. Үзегезне һәм сәламәтлегегезне саклагыз, профилактиканы вакытында үткәрегез!" - дип хәбәр иттеләр район хастаханәсендә.

«Ультрикс" вакцинациясенә 6 айлык балалар да килергә, шулай ук прививканы башлангыч мәктәп укучылары (4 нче сыйныфка кадәр), йөкле хатын-кызлар һәм медицина хезмәткәрләре алырга мөмкин.

Башка категория гражданнар өчен "Совигрипп" вакцинасы тәкъдим ителәчәк. Ике вакцина да вакыт белән сыналган һәм үзләренең нәтиҗәлелеген исбатлаган. Август ахыры, сентябрь һәм октябрь башы - гриппны профилактикалау өчен иң идеаль вакыт.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев