Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында уңыш җыюга керештеләр

Хезмәткәрләр җитәкчелегендә биредә яшәүчеләр үз хезмәтләренең җимешләрен - теплицада үстерелгән кыяр, помидор җыйдылар.

Интернатта  хезмәт терапиясе белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирәләр: инде апрельдән социаль хезмәтләр алучылар яшелчә, чәчәк үсентеләре үстерә башлыйлар, аннары аны интернат бакчасына утырталар, үзләре карап, чүпләрен утап, сулар сибеп үстерәләр.

Һәм менә көтелгән нәтиҗә: помидорлар эре һәм сусыл, кыярлар шыгырдап тора. Яшәүчеләргә  мул уңыш җыеп алу чын бәйрәмгә әйләнде. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова сүзләренчә, мондый чаралар өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның үз-үзләрен бәяләвен арттыра, үзләренең   жәмгыятькә файдалы булулары канәгатьлек хисе тудыра. Җыелган яшелчәләрне соңыннан салатлар ясау, тозлар  өчен "Кулинар мәктәбе" дәресләрендә кулланачаклар. Моннан тыш, яшәүчеләр үзләре дә  гади кабымлыклар әзерләргә бик яраталар, шул рәвешле үзләренең социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерәләр.

 Иң яхшы бакчачыларны традиция буенча ел саен уздырыла торган көзге бәйрәмдә хөрмәтләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев