Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр Зөя утрау-шәһәрчегендә булдылар
Алар зур кызыксыну белән әлеге уникаль урын барлыкка килү һәм яңарыш тарихын искә төшерделәр, аның истәлекле урыннарын карадылар.
Халык кәсепләре рәте урнашкан мәйдан белән таныштылар, Иван Грозный заманындагы уникаль агач чиркәүгә сокландылар һәм, әлбәттә, утрауның биек ярыннан ачыла торган матур күренешне бәяләделәр. Көзге пейзажлар, матур җылы һава торышы - болар барысы да интернатта яшәүчеләрнең күңелләренә хуш килде.
"Без инде берничә ел социаль туризм буенча эшләнгән программа кысаларында мондый сәфәрләрне практикада еш кулланабыз, - ди интернатның культоештыручысы Наталья Котова. - Мондый экскурсияләрне безнең тәрбияләнүчеләр түземсезлек белән көтә, алар өчен бу дөньяга үзенчәлекле тәрәзә. Һәрвакыт уңай тәэсирләр белән кайталар, шулай ук күргәннәрен иҗат дәресләрендә сурәтләп тә торалар. Берочтан алар эшләнмәләр өчен табигый материал җыйдылар. Без инде Зөя утрауында, Раифадә, Казанда булдык. Һәр сәфәр яшәүчеләрнең фикерләү активлыгын стимуллаштыра, аларның әйләнә-тирә дөньяга кызыксынуын үстерә. Шуңа күрә без аларга даими рәвештә, әлбәттә, яхшы һавада торышы булганда, экскурсияләр оештырырга тырышабыз. Өстәвенә, интернатның аз мобильле кешеләрне йөртү өчен җайлаштырылган транспорты да бар".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев