Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Гаилә шкатулкасы” мастер-классы узды

Чара Россиядә Гаилә елына багышланган иде.

Аны социаль хезмәтләр алучы Андрей Беляков үткәрде. Үзенең туган гаиләсендә әбисеннән алган белемнәреннән файдаланып, ул открыткадан нәкү балачагында әбисе эшләгән шкатулка ясап күрсәтте. Аның өчен кайчы, линейка, җеп, карандаш кулланды. Бу шкатулканы ул "Иҗат шатлыгы" түгәрәге дәресенә алып килде һәм башкалар белән рәхәтләнеп иҗади тәҗрибәсе белән уртаклашты. 

"Мастер-класста катнашучыларның барысы да диярлек балачакта да шундый шкатулкалар ясаганнар, - ди хезмәт буенча инструктор Наталья Котова - алар һәр гаиләдә булган, анда җеп, заколка, брошкалар сакланган. Эш барышында алар  гаилә традицияләрен искә төшерделәр,  бер - берсе белән уртаклаштылар". Нәтиҗәдә, ачык төстәге матур шкатулкалар даими эшләүче иҗат күргәзмәсендә лаеклы урыннарын алдылар.

Наталья Котова сүзләренә караганда, дәресләр барышында истәлекләр белән арт - терапиянең мондый кушылмасы һәрвакыт яхшы нәтиҗәләр бирә: социаль хезмәтләрне алучылар тынычланалар, аларның үзбәясе арта, когнитив һәм коммуникатив сәләтләре үсә.

Россиядә Гаилә елы кысаларында интернатта гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрнең мөһимлеген пропагандалауны күздә тоткан төрле чаралар планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев