Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында физкультура сөючеләр көне узды

Чара: «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!» девизы астында узды.

Социаль хезмәтләр алучылар өчен матур плакатлар, кызыклы программа әзерләделәр. Катнашучыларга  үзләрен скакалка аша сикерүдә, туп белән йөгерүдә, кыршау белән хәрәкәттә, гер күтәрүдә күрсәтергә кирәк иде. Моннан тыш, барысы да өстәл теннисы һәм бадминтон буенча мини-турнирларда катнашты.

Интернатта яшәүчеләр арасында спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен аеруча яратучылар да бар, шуңа күрә анда катнашучыларга кытлык юк иде. Хәтта коляскада йөрүчеләр дә, тыл ветераны - 91 яшьлек  Лариса Отставнова да  зур энтузиазм белән төрле эстафеталарда ярыштылар, туп уйнадылар. Өстәл теннисына килгәндә исә, монда, һәрвакыттагыча, Надежда Лепихинага тиңнәр булмады: ул пенсионерлар арасында әлеге спорт төре буенча республика турнирының район этабында җиңүче булып тора. Яхшы кәеф биредә яшәүчеләрдән бөтен чара дәвамында китмәде.

Чараны оештыручы Наталья Котова сүзләренчә, мондый спорт бәйрәмнәре социаль хезмәтләр алучыларның хәрәкәт активлыгын арттыра гына түгел, ә аларны сәламәт яшәү рәвешенә дә җәлеп итә, уртак  вакыт уздыру шатлыгын тоярга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә җәйге вакытта,  саф һавада үткәрү мөмкинлеге булганда интернатта аларны даими үткәрергә тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев