Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында чираттагы «Кулинар мәктәбе” мастер-классы узды
Бу юлы дәреснең темасы бөтен кеше өчен яраткан шарлотка әзерләү булды.
Социаль хезмәтләрне алучылар үзләре бу десертны алма һәм кура җиләге белән пешерергә тәкъдим иттеләр. Өстәвенә, болар барысы да интернат бакчасында үсә, интернатта эшләүче хезмәткәрләр җитәкчелегендә анда яшәүчеләр даими рәвештә үсентеләрне карап, тәрбияләп торалар. "Кулинар мәктәбе" түгәрәгендә катнашучыларның барысы да әлеге пирогны әзерләү рецепты белән таныш булып чыкты. Тиешенчә, барысы да алъяпкыч һәм баш киемнәре, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар киеп күңелләренә ятыш эшкә әзерләнделәр. Аннары кемдер камыр , икенчеләр алмадан , кура җиләгеннән эчлек әзерләүгә кереште. Түгәрәктә катнашучылар көткәнчә, менә дигән шарлотка килеп чыкты.
Традиция буенча мастер-класста катнашучылар хуш исле камыр ризыкларын татып карадылар. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова сүзләренә караганда, "Кулинар мәктәбе” дәресләре яшәүчеләр арасында зур популярлык казанган. Аларга үз куллары белән төрле ризыклар әзерләү ошый, алар “барысы да килеп чыга”,- дип шатланалар. Мондый чаралар аларда үзбәяләрен арттыра һәм коллективта эшләргә өйрәтә. Шуңа күрә интернатта кулинар мастер-класслар даими эшләп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев