Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан интернат-йортына дәрәҗәле кунаклар килде

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Аның белән бергә район башлыгы Евгений Варакин да интернатка килде.

Алар тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартларын, аларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын тикшерделәр, иҗади дәресләрдә булдылар һәм биредә яшәүчеләр белән аралаштылар.

Шушы көннәрдә 93 яшен тутырган тыл хезмәткәре Лариса Отставновага бүләк тапшырдылар. Эльмира Зарипова Лариса ханымга бергәләп кроссворд чишәргә тәкъдим иткәч, бик сөенеп риза булды: мондый игътибарны интернатта яшәүчеләр бик шатланып кабул итә. Килгән дәрәҗәле кунаклар аңа ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Олы яшьтә булуга һәм Бөек Ватан сугышы елларында кичергән авырлыкларга карамастан, Лариса Ивановна эле дә энергия белән тулы, барлык чараларда катнаша һәм теләсә нинди инициативаны шатланып, хуплап ала.

Барлык яшәүчеләр кебек үк, ул да интернат хезмәткәрләренә кайгыртулары һәм тәрбияләре өчен рәхмәтле. Эльмира Зарипова һәм Евгений Варакин күргәннәрдән канәгать калдылар, алар интернатта чын өй яме булуын һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең югары сыйфатын билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев