Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан Яшьләр клубында “Безнең хәтер” музеенда Батырлык дәресе үтте

Ул безнең якташыбыз – фронтта операция шәфкать туташы булган Хәлимә Шаһеева батырлыгына багышланган.

20 яшьлек Казан ветеринар институты студентына солдат шинеле, кирза итекләр киергә туры килә. Институтка кергәнче ул шәфкать туташы булып эшләгән.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк ул көндәлек алып бара башлый, төп нөсхәсе Югары Осланда яшәүче кызы гаиләсендә саклана. Ә күчермәсе белән музейда танышырга  була.

Көндәлек татар һәм рус телләрендә язылган. Көндәлектә медицина рецептлары, терминнары, яшь кызның фронтта кичергән вакытлары тасфирланган. Сугышлар, фронт тормышын, операция, алар арасында эләккән кыска ял вакытларын, чигенүләр, яраланган, операция кичергән сугышчылар язмышы, үзенең шәхси кичерешләре, хезмәттәшләре арасындагы мөнәсәбәтләр, иртәгесе көн турында уйланулар.  Җиңү көнен бергә якынайткан иптәшләре турында көндәлектә  аеруча хисләр белән язылган. 

Хәлимә апа сугыштан Җиңү белән кайтып күп еллар Югары Осланда яшәде.

“Шундый хатын-кызларыбыз булмаса, бәлки Җиңү язы да килмәс иде “-дип яза шагыйрь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев