Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан балалар китапханәсендә “Тылсымчы белән кичә” булып узды

Яңа ел - якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп бәйрәм. Ул әкияти могҗизалары, бүләкләре, сюрпризлары һәм теләкләрне башкаруы белән һәр кешенең көтелгән бәйрәме.

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Югары Ослан урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен “Радуга” әдәби-театральләштерелгән клубы кысаларында узган “Тылсымчы белән кичә” дип аталган тамаша үткәрделәр. 

Кыш бабай, Кар кызы һәм Хоттабыч Карт үткәргән Яңа ел ярышлары, эстафеталар, табышмаклар, мавыктыргыч конкурслар бәйрәмнең бизәге булды.

Тамашадан соң барлык балалар да Кыш Бабайдан көтелгән бүләкләр алды. Чарада шатлык һәм дусларча аралашу атмосферасы хөкем сөрде, ә бу Яңа елны каршылау бәйрәме уңышлы узды дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев