Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан балалар китапханәсендә «Яшел Аҗдаһа янында кунакта» күргәзмәсе ачылды

Күргәзмәгә аждаһалар, юраулар һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләүче китаплар куелган.

Әкияти һәм тылсымлы, якты һәм серле, дулкынланып көтелгән бәйрәм - Яңа ел көннән-көн якыная бара. Яңа ел - серле, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп бәйрәм. Әкияти могҗизалар бәйрәме бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләр белән һәрберебезне гаҗәпләндерә. 

 Әлеге тылсымлы бәйрәм алдыннан район балалар китапханәсендә «Яшел аҗдаһа янында кунакта» дигән китап күргәзмәсе ачылды. 

 2024 ел - көнчыгыш календаре буенча - Яшел Агач Аҗдаһа елы, күргәзмәдә аждаһа, динозавр геройлары булган танып белү һәм сәнгать әдәбияты тәкъдим ителгән. Шулай ук анда укучы киләсе елга кызыклы фаразлар, мавыктыргыч балалар йолдызнамәсе һәм башка кызыклы мәгълүмат таба алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев