Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Иҗтимагый оешма әгъзалары эше Дәүләт Советы игътибары үзәгендә

“Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең 2021 елның декабрендә узган конференциясендә партия эшчәнлегендә аеруча активлык күрсәтүчеләрне билгеләп үттеләр.

       Бу чарада районда берөзлексез татар милләте язмышын,  аның традицияләрен, телен, мәдәниятен саклап калуга зур өлеш керткәннәре өчен Төбәк башкарма комитет җитәкчесенең РӘХМӘТ ХАТЫ белән партия әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының  Югары Ослан бүлекчәсе рәисе Гөлгенә Дәүләтшина һәм партия әгъзасы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлфия Минһаҗева бүләкләнде.

       Шулай ук “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең Югары Ослан җирле бүлекчәсе сәркатибенең РӘХМӘТ ХАТЫ белән Матюшин урта белем бирү мәктәбе җитәкчесе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары район иҗтимагый оешмасы филиалы җитәкчесе Римма Шәрәфиева бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: партия партийные дела награждение Ак калфак партия Единая Россия