Җир шары буйлап сәяхәт
...
"Бергәләп атларга күңелле" - 9 августта Макыл авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм Рус Макылы авылы яшьләр клубы хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган "Җир шары буйлап сәяхәт"- балалар һәм яшүсмерләр өчен чара нәкъ менә шушы сүзләрдән башланды.
Балалар планетабызның юллар лабиринтлары буйлап мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр, ә аннары өйгә - Россиягә кайттылар! Җирнең төрле почмакларында: төрле илләрдә, шәһәрләрдә, тауларда, урманнарда булдылар. «География+ зирәклек» географик викторинасында катнашып, бик күп серләрне ачтылар һәм табышмакларга җавап таптылар.
Россия шәһәрләренә - безнең иксез-чиксез илебезгә барып, сәяхәтләр дөньясына рәхәтләнеп чумдылар. Җир шарында яшәүче кешеләр төрле: үзләренә хас кием-салым кияләр, төрле уеннар яраталар, төрле телләрне беләләр, төрле гореф-гадәтләргә ия. Һәм бу охшамаучанлыкка карамастан, кешеләр бер-берсе белән дус.
Моннан тыш, балалар иллюстрацияләнгән энциклопедияләр белән таныштылар, шулардан ил, елгалар һәм безнең гаҗәеп планета таулары турында кызыклы фактлар белделәр.
Чара әйләнә-тирә дөньяны танып белүгә, табигатькә мәхәббәт тәрбияләүгә һәм балаларда коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев