Интернет белән сакчыл куллан
Кызыл Байрак авыл клубы һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре бергә Халыкара имин интернет көненә багышланган «Интернеттан саклан” танып белү чарасы уздырдылар.
Хәзерге җәмгыятьтә интернеттан, социаль челтәрләрдән һәм гаджетлардан башка үз тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Интернет тормышның барлык өлкәләренә дә үтеп керде: аралашу, күңел ачу, эш, мәгариф. Интернет күп файда китерә, әмма үзендә шактый куркыныч нәрсәләр дә көтеп тора.
Чара интернеттан файдаланганда, челтәр янауларыннан саклану юллары, интернет-бәйлелек проблемалары, социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында балаларны һәм өлкәннәрне кисәтү өчен юнәлтелде. Чарага мәгълүмати стенд рәсмиләштерелгән, ә килгән барлык кешеләр интернетны куркынычсыз куллану буенча белешмәлекләр алды.
Интернеттан файдаланганда куркынычсызлыкны тәэмин итү - бу бик мөһим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев