Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Интернатта яшәүчеләр әтиләрен искә алдылар

“Истәлекләргә бирелеп” - Югары Ослан интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидлар йортында Әтиләр көненә багышланган чараны шулай дип атадылар.

91 яшьлек тәрбияләнүче Лариса Отставнова әтисе турында истәлек әзерләгән. Ул бүгенге көнгә кадәр аның хатларын һәм фотоларын, хезмәттәшләренең фикерләрен кадерләп саклый. Ларисаның әтисе Иван Филаретович каһарман кеше булган: Бөек Ватан сугышы елларында, чолганышка эләгеп, совет партизан отрядына үтеп керә алган, аны шунда ук батальоннар комиссары итеп билгеләгәннәр. Ул 1942 елда сугышчан заданиеләр үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Ул хезмәт иткән отрядка фашистлар һөҗүм иткән. Иван Филаретович фронт сызыгы аша үтәргә маташкан үзенең сугышчан иптәшләрен геройларча яклаган, саклаган. Смоленск өлкәсе урманнарында батырларча һәлак була Иван Филаретович.

Лариса Ивановнаның әтисе турында хәтирәләрен барысы да зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләре дә әтиләре турында истәлекләр белән уртаклаштылар. 

Хезмәт буенча инструктор Светлана Лазуркевич сүзләренә караганда, мондый ретро-чаралар социаль хезмәтләр алучыларга бик ошый. Алар башыннан үткәннәрне, туганнарының тормышын рәхәтләнеп искә алалар. Бу аларны тынычландыра, уңай хисләргә юнәлтә, хәтерне һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев