Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Интернат-йортта “Волжанка” хоры кунакта булды

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Волжанка» ветераннар хорының «көмеш»волонтерлары коймак пешерү буенча мастер-класс үткәрделәр.

Алар җитәкчелегендә яшәүчеләр башта зур энтузиазм белән камыр бастылар, аннары аны пешерергә дә керештеләр. Нәтиҗәдә бәйрәм коймаклары бик тәмле килеп чыкты, аларны бергәләп татып та карадылар.

"Район ветераннар советының "көмеш" волонтерлары белән тыгыз хезмәттәшлек күптән җайга салынды, - ди интернат җитәкчесе Тәнзилә Васильева. - "Волжанка" хоры катнашыннан башка бездә бер генә кызыклы чара да узмый. Аның җитәкчесе Миңлегөл Шәйдуллина район мәдәният йортында уңышлы чыгыш ясаучы "Секрет" вокаль-инструменталь ансамблен оештырды. Май чабу атнасында волонтерлар безгә коймак пешерү буенча мастер-класс белән килергә теләк белдерделәр, моның белән алар социаль хезмәт алучыларга зур шатлык китерделәр”. 

"Волжанка" хоры солистлары интернатта тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм концерты да оештырдылар, үзләренең иң яхшы җырларын башкардылар. Алар энтузиазм белән кушылып җырладылар, дәртләндергеч көйләргә биеделәр. Шулай ук үз талантларын күрсәтүчеләр дә табылды. Мартынов Николай кулына гитара алып, барысының да яраткан җырларын башкарды. Социаль хезмәт алучылар һәм "көмеш" волонтерлар озак вакыт аерылырга теләмәделәр: бергәләп җырладылар, сөйләштеләр, киләчәккә планнар кордылар. Шундый ук кызыклы яңа очрашулар көтеп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев