Интернат-йортта Россия флагының тарихы белән кызыксындылар
Югары Ослан. Татарча

Интернат-йортта Россия флагының тарихы белән кызыксындылар

Югары Ослан өлкәннәр интернат-йортында Россия Дәүләт флагы көненә багышланган чаралар оештырылды.

Чараны интернат-йортның радиоузелы аша әлеге көнгә багышланган бер сәгатьлек мәгълүматтан башладылар. Анда интернатта яшәүчеләргә социаль тернәкләндерү буенча белгеч Ирина Алеева әлеге Дәүләт символының барлыкка килү тарихы, аның белән бәйле традицияләр турында сөйләде.

Катнашучылар "Минем Россия" викторинасына кушылдылар. Җәйге беседкага җыелучылар тәрбияче Ирина Чудновская әзерләгән сорауларга җавап бирделәр: мәсәлән, Россия триколоры төсләренең нинди тәртиптә урнашуы, аларның символик әһәмияте нинди, Мәскәүдә беренче тапкыр Россия өч төсле әләмен кайчан күтәрүләре, триколорны уйлап табучының кем булуын.

Ак-кызыл-зәңгәр флагның беренче тапкыр 1668 елда ук Алексей Романов патша вакытында пәйда булганын һәм беренче рус хәрби корабы "Орел"да күтәрелгәнен белеп гаҗәпләнделәр. Аннары барысын да шашка буенча Россия Дәүләт флагы көненә багышланган турнирга чакырдылар. "Мондый чаралар безнең яшәүчеләр өчен мөһим реабилитацион өлешкә ия, - ди директор Тәнзилә Васильева. - Россия триколоры - ул бердәмлек, көч һәм Ватан өчен горурлык гәүдәләнеше. Нәкъ менә шундый шөгыльләр  буыннар бәйләнешен тоярга һәм традицияләрнең кыйммәтен аңларга ярдәм итә".

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Нет комментариев