Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Интернат-йортта яшәүчеләр спорт белән даими шөгыльләнәләр

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр Яңа елны актив башлап җибәрделәр. Хезмәткәрләр җитәкчелегендә алар ерак түгел урнашкан «Чемпион» спорт комплексына күнегүләргә даими рәвештә йөриләр.

Социаль хезмәтләр алучылар төрле тренажерларда зур теләк белән шөгыльләнәләр, гантельләр күтәрәләр, өстәл теннисы уйныйлар. Интернатта тәрбияләнүчеләр арасында спортны 85 яшьлек Надежда Лепихина аеруча ярата.

"Чемпион" спорт комплексы белән хезмәттәшлек турында килешү төзелде, аның кысаларында бездә яшәүчеләр атна саен тренировкаларга бушлай йөри, - ди интернат директоры Тәнзилә Васильева. - Махсус билгеләнгән тренер җитәкчелегендә үткәрелгән мондый чаралар аларга зур файда китерә: хәрәкәт активлыгы үсә, кәеф яхшыра. Яшәүчеләр "Чемпион"га чираттагы баруны көтеп алалар.

Шулай ук спорт комплексы хезмәткәрләре интернат-йорт базасында да адаптив физкультура дәресләрен, спорт бәйрәмнәре һәм эстафеталар оештыралар. Болар барысы да яшәүчеләргә үзләренең актив рәвештә гомерләрен озайтырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев