Интернат-йортта яшәүчеләр дөрес туклану яклы
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының шәфкать туташы Жанна Бизяева азык-төлек аллергиясе барлыкка килүгә ничек юл куймаска кирәклеге турында сөйләде.
Яңа елча бизәлгән фойеда җыелган интернатта тәрбияләнүчеләр аны бик игътибар белән тыңлады, күп сораулар бирде. Бу тема күпләрне борчый, бигрәк тә бәйрәм көннәрендә, һәркем һәрвакытта да файдалы булмаган тәм-томнар белән сыйланырга тели. Шәфкать туташы социаль хезмәтләр алучыларга аллергия билгеләрен ничек танырга, аның үсешен ничек кисәтергә, авыру башланган очракта нишләргә кирәклеген сөйләде.
"Мондый тематик профилактик әңгәмәләрне без даими рәвештә уздырабыз, - ди Жанна Бизяева. - Алар яшәүчеләргә үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга ярдәм итә, сәламәт яшәү рәвешен алып баруның барлык уңай якларын күрсәтә. Ахыр чиктә болар барысы да аларның актив озын гомерле булуының мөһим өлеше булып тора".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев