Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Иң татлы тел-туган тел, анам сөйләп торган тел

21 февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Ул бөтен дөнья буйлап билгеләп үтелә һәм планетада күптеллелекнең мөһимлеге турында искә төшерү көненә әверелде.

Телләрсез дөнья булмас иде. Кешенең бөтен тормышы тел белән аерылгысыз бәйләнгән. Балачакта без халык әкиятләрен, җырларын рәхәтләнеп укыйбыз һәм тыңлыйбыз. Соңрак классик әдәбият белән танышабыз. Туган тел - ул тулы бер дөнья, халыкның тере хәтере, аның җаны, байлыгы.

Бу көнне билгеләп үтү кысаларында Үзәк район китапханәсендә “Иң татлы тел-туган тел, анам сөйләп торган тел” дигән күргәзмә куелды. Анда укучылар игътибарына рус, татар, чуаш телләре һәм сөйләм мәдәнияте тарихы буенча басмалар, сүзлекләр, белешмәлекләр, энциклопедияләр тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев