Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Илгизәр Гаделшин «Мактаулы остаз» билгесе алды

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Минем беренче проектларым» республика проектын сынауда катнашучы өстәмә һөнәри белем бирү программаларын бәяләү буенча республика эксперт советы әгъзалары һәм укытучылар белән очрашу үткәрде.

Утырышка шулай ук «Минем беренче проектларым» республика проектын сынап карауда катнашкан укытучылар да чакырылды. Алар арасында Матюшино мәктәбе укытучысы, педагог-оештыручы Илгизәр Гаделшин да бар иде.  

Үсеп килүче буынга белем бирү һәм тәрбияләү системасына зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен муниципаль бюджет мәгариф оешмасы «Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләрен оештыручы укытучы Илгизәр Гаделшин “Мактаулы остаз” билгесенә лаек булды.

Бүләкне Матюшино мәктәбе укытучысына ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды.

Илгизәр Әнвәр улын лаеклы бүләк белән котлыйбыз һәм педагогик эшчәнлектә алга таба да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев