Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Игелек һәм матурлык акциясе

18 ноябрь көнне Югары Ослан район Мәдәният йорты һәм «Островок надежды» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, «Тыныч күк йөзе телибез” хөйрия фонды, Резеда Шүралева җитәкчелегендәге “Игелекле эшләр” волонтерлык оешмасы, дуслары Галиуллина Ләйсән, Вера Беккер, Мария Белова белән берлектә «Игелек һәм матурлык көне» акциясе үткәрделәр.

Чара якынлашып килүче Әниләр көне кысаларында оештырылды. Анда ятим оныкларын тәрбияләүче әбиләр, опекун гаиләләре,  инвалид балаларны, сәламәтлеге чикләнгән булуга карамастан, үз балаларын лаеклы тәрбияләүче аналар чакырылды.

Әниләрне һәм әбиләрне музей җитәкчесе Анжелика Решетова әзерләгән "Хатын – кызларның Совет чоры киемнәре" күргәзмәсе, төрле зоналарда кунакларны көтеп торган Мәдәният йортының бәйрәмчә бизәлгән кечкенә залында матур музыка уйнап, якташларыбыз Наталья Котова һәм Камил Тимербаев моңлы җырлар җырлап каршы алды. Кунакларны шулай ук Казаннан килгән талантлы волонтерлар - маэстро Марат, Гүзәл һәм Мария үз җырлары белән шатландырды. Мастер-класс барышында аларның һәркайсы, волонтерларның сизгер җитәкчелеге астында, чын табигый ташлардан үзенә муенсалар, йөзекләр, беләзекләр ясады, ә иң кыю әниләр мехендига -  хна белән кулларына рәсем төшерергә  батырчылык итте. 

 Һәртөрле сыйлардан сыгылып торган чәй өстәле дә барысын да таң калдырды. Чәй янында волонтерлар әниләребезнең һәркайсы белән якынрак таныштылар, әңгәмә дәвамында аларның чын мәгънәсендә фидакарьлеге, 24 сәгать буе үз баласы янында булырга мәҗбүр булу соклану хисләре тудыра. Күбесенең үзләре турында кайгыртырга вакыт та калмый.  Моны исәпкә алып, оештыручылар бөтен программаны шундый итеп оештырганнар: кунаклар ял итәргә, игътибарларын читкә юнәлтергә, беразга да мәшәкатьләрен онытып, үзләренең гүзәл затлар икәнен искә төшерергә тиеш. Һәм бу оештыручыларның тырышлыгы белән барып чыкты!

Эниләр һәм эбиләр  күңелле ял итеп, кәрзиннәр тулы чәчәкләр һәм бүләкләр белән, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп өйләренә таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев