Ибраһимов Арслан Яңа 2025 елның беренче яшь укучысы
Нәкъ менә Яңа ел каникулларында Яңа елның беренче эш көнендә китапханәгә барып, беренче укучы булу, бүләк алу, яраткан китапларыңны өйгә алып кайту һәм укудан ләззәт алу мөмкинлеге бар.
Кызыл Байрак авыл китапханәсендә «Яңа елның беренче яшь укучысы» дигән яңа ел акциясе узды.
Ә 2025 елда китап белән очрашуга беренче булып кем килде соң?
Беренче укучы һәм призны Ибраһимов Арслан яулады. Ул китапханәгә еш килүче генә түгел, чараларда актив катнашучы да.
-Яңа елда барыгызга да ныклы сәламәтлек, кышкы матур кәеф, кызыклы китаплар белән яңа очрашулар, китапханә белән ныклы дуслык телибез! Барыгызгы да мавыктыргыч китап елы! Килегез! Сайлагыз! Укыгыз һәм ләззәтләнегез! - ди китапханә хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев