Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яз гүзәле-2024

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган чараны шулай дип атадылар.

Конкурста яшәүчеләрдән өч гүзәл хатын-кыз катнашты. Аларны жюри  составына кергән ирләр бәяләде: табиб Илдар Вәлиуллин һәм интернатта яшәүчеләр Сергей Костюков, Рамил Кәлимуллин. 

 Беренче турда конкурсантларга шигырьләр укырга, җырлар җырларга, шулай ук чәчәк бәйләме җыярга кирәк иде. Алар барысында уңышлы башкарып чыкты. Беренче катнашучы Надежда Лепихина үзенең чәчәк бәйләмен "Язгы шатлык", ә 92 яшьлек тыл ветераны Лариса Отставнова - "Мәхәббәт букеты" дип атады. Өченче конкурсантка Валентина Павлова "Яз" дип аталган гади генә исем уйлап тапты.  

Анда катнашучылар прическалар бәйгесендә дә ярыштылар. Алар җитез һәм оста итеп үзләренең ярдәмчеләренең чәчләрен үрделәр. Соңыннан   интеллектуаль викторинада ярыштылар. 

 Чибәр ханымнарны котларга Шеланга авылы мәдәният йортыннан "Душа поет" иҗат коллективы килде. Алар белән бергә бәйрәмдә катнашучылар биеделәр, җырладылар, күңел ачтылар. Финалда жюри әгъзалары исеменнән Илдар Вәлиуллин конкурс нәтиҗәләрен игълан итте.  

Җиңүне Лариса Отставнова яулады. Бәйгедә катнашучыларга бик күп җылы сүзләр әйттеләр. Барлык сөйкемле хатын-кызларга “Казан әниләре” хәйрия фондыннан бүләкләр һәм открыткалар тапшырдылар. Интернат  ир-атлары гүзәл затларга "Иҗат шатлыгы" түгәрәге дәресләрендә эшләгән бүләкләрен бирделәр.

Мәдәният чарасын оештыручы Гөлчәчәк Карпова сүзләренә караганда, мондый бәйрәмнәр социаль хезмәтләр алучылар өчен бик файдалы: аларга үз сәләтләрен ачарга, үз бәяләрен күтәрергә, коллективта микроклиматны яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев