Яшь җырчы Айсылу Хәйруллова халыкара вокалистлар конкурсында 2 нче урын алды
Югары Ослан. Татарча

Яшь җырчы Айсылу Хәйруллова халыкара вокалистлар конкурсында 2 нче урын алды

26 февральдә Татарстан Республикасы башкаласында «Сандугач - Соловей» халыкара вокалистлар конкурсы узды.

Конкурста яшьләр клубы каршындагы вокаль-театр түгәрәге укучысы Айсылу Хәйруллова катнашты.

"Эстрада җыры" (вокал соло) номинациясендә "Яз" җыры белән татар телендә чыгыш ясап, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин укучысы Айсылу призлы урын алып, 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Яшь җырчыны һәм аның җитәкчесен котлап аларга киләчәктә уңышлар телибез.

 

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


молодежный клуб Победа в конкурсе

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Умничка. Собхан Аллаһ. Уңышлар сиңа, Айсылу.