Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яшь гимназистлар Чуковский әкиятләре дөньясында сәяхәттә булдылар

Чуковский әкиятләрен барысы да ярата, алар кечкенә балаларга аеруча ошый, йомшак кына шигырь формасында бирелгән хикәяләрне сабыйлар яратып укый. Язучының әкиятләре яхшылыкка, дуслыкка өйрәтә һәм төрле яшьтәге кешеләр хәтерендә озак саклана.

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре 3 нче сыйныф укучылары өчен әдәби сәгать үткәрде. "Чуковский янында кунакта" дип аталган уку чарасы Бөтендөнья  китап укучы көненә багышланып, китапханә каршында эшләүче "Радуга" әдәби-театр клубы кысаларында оештырылды.  

Чара башында китапханәчеләр балаларны  балалар язучысы Корней Иванович Чуковскийның биографиясе белән таныштырдылар. Балалар аның тормышыннан күп кенә кызыклы эпизодлар, кайбер атаклы әкиятләрнең ничек язылуы турында белделәр.

Ә аннары балалар  рольләр буенча укып, «Путаница” әкиятен сәхнәләштерделәр. Яшь актерлар Нәни песиләр, Төлке балалары, Үрдәк бибиләре, Аю, Күбәләк һәм башка әкият геройлары ролендә актерлык осталыгын күрсәттеләр. Балаларның рольләрдә уйнаулары бик күңелле һәм матур килеп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев