Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Ярмалар - дәвалану чыганагы

Аз мобильле социаль хезмәт алучылар белән тернәкләндерү дәресләрен Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында даими үткәрәләр.

Белгечләр моның өчен төрле технологияләр кулланалар. Төрле ярмалар белән шөгыльләнеп дәвалану яхшы нәтиҗә бирә. Нәтиҗәсе күз алдында: рельефлы, бер-берсеннән аерылып торган ярмаларны капшап, алардан төрле кул эшләре ясап, социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар вак кул моторикасын үстерәләр, хәрәкәтнең төгәллеген чыныктыралар, төрле әйберләрне тотып, кулга алырга өйрәнәләр.

Инсульт кичергән 52 яшьлек Оксана Смолинаның хәрәкәт активлыгы бозылган. Ярма терапиясенең чираттагы дәресендә ул үзе борчактан кояш ясарга тәкъдим итте. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә тулы һәм иң матур бөртекләрне сайлап, ул үз композициясен төзеде. Иҗат процессы аңа шатлык һәм канәгатьлек хисләре китерде, ә лаеклы нәтиҗә үз көченә ышанычны арттырды.  

"Ярма терапиясе буенча дәресләргә бездә барлык аз мобильле социаль хезмәтләрдән файдаланучылар да җәлеп ителде, - ди Наталья Котова. - Бу технология безнең яшәүчеләргә зур файда китерә: тактиль стимуляциядән тыш, хәтерне, фикерләүне, тырышлыкны һәм иҗади сәләтне үстерергә ярдәм итә. Шуңа күрә без аны даими кулланабыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев