Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә халык җыены узды

Җыен Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында узды.

Узган чәршәмбе Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә гражданнар җыены булды. Җыенда Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкинның 2022 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнары буенча хисабы тәкъдим ителде. Владимир Никитушкин үз чыгышында авыл җирлеге бюджетын анализлады һәм узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде.

Шулай ук халык алдында үзәк район хастаханәсенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Дана Хөсәенова чыгыш ясады, аның темасы коронавирус инфекциясенә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына, аларның симптомнарына һәм авыруны булдырмау буенча профилактикалауда булды.

Мошенниклык гамәлләре һәм мошенникларның хәйләләренә эләкмәскә дигән тәкъдим турында полиция майоры, Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең участок вәкаләтле вәкиле Артем Русаков сөйләде.

Йомгаклау сүзе район башлыгы урынбасары Сергей Осянинга бирелде, ул авыл җирлегенең уңай эшен билгеләп үтте. Җирле халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде һәм тулы җаваплар алды.

Җыен ахырында җирлекне үстерүгә һәм төзекләндерүгә өлеш керткән гражданнарны бүләкләү булды.

 

фото район порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сходы граждан халык җыеннары