Яңа Юлда профилактик әңгәмә үтте
Яңа Юл авылы клубы мөдире Сәрия Ефимова балалар өчен «Ут белән шаярма» дигән профилактик әңгәмә үткәрде.
Сәрия Ефимова балаларга көнкүрештә янгын чыгуның төп сәбәпләре, үзеңне һәм үз мөлкәтеңне уттан ничек саклау, янгын чыккан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде.
Балалар утның файдасы һәм зарары турында, көнкүрештә куркыныч очраклар барлыкка килүгә ничек юл куймау, янгын чыгу куркынычы булган предметлардан файдалану кагыйдәләре турында белделәр. Мәсәлән, сораусыз шырпы алсаң, аның белән уйнасаң, нинди бәла-казалар килеп чыгарга мөмкин, янгын чыккан очракта нишләргә, нинди предметларны нәрсә белән сүндерергә мөмкинлеген тикшерделәр. Бигрәк тә балаларда янгынга каршы темага табышмаклар кызыксыну уятты. Бергәләп "Тыелган - рөхсәт ителә", "Сүзне әйтеп бетер" уеннарын уйнадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев