Яңа Юлда өлкәннәр очрашуы узды
Яңа Юл авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова авылның актив кешеләре белән берлектә “Безгә чәй өстәле янында күңелле” дип исемләнгән очрашу оештырды.
Өлкән буын кешеләре өчен күңел ачу очрашулары бергә җыелып аралашырга яхшы сәбәп.
Чара тәм-томнар, кайнар чәйләр белән әзерләнгән өстәл артында узды. Очрашуда чәй генә эчеп калмадылар, үзләренең яшьлекләрен искә төшерделәр, яраткан җырларын җырладылар, шаярдылар, анда моңсу уйларга, күңелсезләнеп утырырга урын булмады.
Алынган уңай хис-кичерешләр һәркемнең күңелендә урын алды. Шулай ук һәркемдә алдагы көннәрдә, елларда яңадан очрашу теләге барлыкка килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев