Яңа Юлда күркәм юбилей
Озын гомерле кешеләр гомер-гомергә зирәклек,гаделлек, рухи көч, изгелек, сабырлык үрнәге булып тора.
Бу үз гомерләрендә бик күп кайгы-хәсрәт кичергән, тормыш юлын намус белән үткән кешеләр, шуңа күрә ихтирам һәм хөрмәткә лаек алар. Бүген 2023 нче елның 2 нче августында Яңа Юл авылында яшәүче Нигъмәтҗанова Фирдәүс Хикмәт кызы 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Ул ерак 1938 нче елда Кама Тамагы районының Каратал авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Аның гаиләсе 1941 нче елда Югары Ослан районының Яңа Юл авылына күченгән. Әтисе Хикмәт сугыш башлангач, фронтка китә, әмма аңа исән кайту насыйп булмый. Әнисе балаларын берүзе тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына озата. Ул буын балаларына бик күп сынауларны җиңәргә туры килә. Фирдәвес Хикмәт кызы, 7 нче сыйныфны тәмамлап, колхозда төрле эшләрдә йөри, аннары сыер савучы, бозау караучы булып эшли. Ул заманның бөтен авырлыкларына карамастан, бирешми, алай гына да түгел, мондый кыенлыкларда аның характеры чыныга. 1957 нче елда насыйп ярын очратып кияүгә чыга һәм 4 бала табып үстерә.
Аның бөтен хезмәт эшчәнлеге совхозда эшләп үтә. Фирдәвес Хикмәт кызы шат күңелле, тормыш сөючән ханым. Юбилей көнендә мөхтәрәм ханымны Шеланга авыл җирлеге башлыгы Валерий Майоров, район советы депутаты Шамил Закиров, авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова истәлекле бүләк, чәчәк бәйләме белән чын йөрәктән туган көне белән котладылар, ныклы сәламәтлек, бәхет, күңел күтәренкелеге теләделәр. Бу юбилей көнендә котлауларга туганнары, күршеләре дә кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев