Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа Юлда көздә кунакта булдылар

Көз – бик матур чор, ул безгә төрле төстәге буяулар, якты мизгелләр бүләк итә.

Яңа Юл авыл клубында «Көздә кунакта» исемле иҗади танып белү сәгате үткәрелде. Авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова балаларга елның иң матур чоры турында сөйләде. Балалар көз билгеләре турындагы сорауларга җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр, көзге мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Ә аннары фантазия һәм иҗади кәеф белән һава шарыннан кабак, гуаш һәм яфраклар ярдәмендә «Көзге пейзаж» темасына рәсем, яфраклардан "Көзге яфрак коелу" картинасын ясадылар. «Сүзне әйтеп бетер», «Минем сорау - сезнең җавап», «Буламы – булмыймы», «Көзге төрлелек» биремнәрен үтәделәр.

Чара ахырында һәркем татлы бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев