Яңа Юлда авыл бәйрәме үткәрделәр
Яңа Юл авылы клубы мөдире Сәрия Ефимова авылдашлары һәм кунаклар өчен “Яшә син авылкаем” дигән бәйрәм концерты оештырды.
Концертта Югары Ослан районының "Иделкәй" халык төркеме, Алинә Сәлахова һәм "Юность" бию коллективы, Вахит мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова, Бахча Сарай клубы җитәкчесе Асия Фәйзулова, Вахит авыл китапханәсе Сания Сәлимуллина катнашты.
Концертның һәр башкаручысы тамашачыларга үз иҗатын чын күңелдән бүләк итте. Концертның һәр чыгышы көчле алкышлар белән каршы алган тамашачыларның күңеленә хуш килде.
Бәйрәм программасы барышында Сәрия Ефимова авыл халкын бәйрәм белән котлады һәм Шеланга авыл җирлеге башлыгы Валерий Майоров исеменнән күп балалы гаиләләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр, шулай ук 35, 45 ел бергә яшәгән юбилярларның гаилә парларына тапшырды.
Авыл халкы шундый бәйрәм оештырган өчен артистларга рәхмәт белдерде һәм аларга яңа иҗади уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев