Яңа Юлда әниләрне котладылар
Яңа Юл авыл клубында Әниләр көненә багышланган «Гаиләм - бәхет учагы» исемле бәйрәм концерты үтте.
Бәйрәм чарасын Шеланга авыл җирлеге башлыгы Майоров Валерий Викторович үзенең котлау сүзе белән ачып җибәрде. Ул барлык аналарны бәйрәм белән котлады, барысына да сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге теләде. Шулай ук уллары МХОдә булган әниләргә лаеклы ир-егетләр тәрбияләүләре өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бәйрәмдә Оксана Киселева, Асия Фәйзулова, Гөлназ Фәттахова, Сәрия Ефимова башкаруында җырлар яңгырады. Балалар "Чеп-чеп, чебиләрем", Альбина Нигъмәтулина "Яулыклы бию" биюләрен күрсәттеләр. Ә "Күршеләр" дип аталган сәхнә әсәрен тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Залда гадәттән тыш күңелле, бәйрәмчә атмосфера хөкем сөрде.
Әниләр көненә багышланган концерт үзенчәлекле, якты һәм эчтәлекле булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев