Яңа Юл авыл клубында «Татар хатын-кыз күкрәкчәсе - Изү» - мастер класс үтте
Яңа Юл авыл клубында «Көзге изгелек атнасы» акциясе кысаларында «Татар хатын-кыз күкрәкчәсе - Изү» - мастер класс үтте.
Изү ул - күкрәккә беркетелгән, аскы почмаклары түгәрәк, дүртпочмаклы формадагы материясыман күкрәкчә. Татар хатын-кызлары элек күлмәкнең ачык түш урынын яшерер өчен күкрәкчә тагып йөргәннәр. Изү укалар, матур тукымалар, төрле төстәге ленталар, шулай ук тәңкәләр, төймәләр белән бизәлгән.
Авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова балаларга кием-салым турында сөйләде һәм алар бергәләп иҗатка керештеләр. Изүне алар апликация техникасы белән фетрдан кисеп эшләделәр. Мастер-класс тәмамланганнан соң, һәр катнашучы үз куллары белән ясаган изүне әниләренә бүләккә алып китте. Мондый дәресләр татар халкы мәдәниятенең милли кыйммәтләрен саклап калу мөмкинлеге бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев