Әлеге уеннар, спорт һәм видеоуеннардан аермалы буларак, уенчыларның актив булуын, өстәмә техник яктан катлаулы инвентарь яки махсус корылмалар, уен мәйданчыклары, кырлары булуны таләп итми.
Өстәл уеннары - эрудицияне үстерүнең, сүзлек запасын тулыландыруның, логик фикерләүне яхшыртуның искиткеч ысулы, шулай ук ялларны күңелле үткәрүнең яхшы ысулы. Әмма иң мөһиме, өстәл уеннары - ул бер-берең белән тере аралашу. Мондый уеннарның һәрберсе кызыклы һәм файдалы вакыт уздыру, хис-кичерешләр бирә.
Балалар зур канәгатьлек белән шашка, лото уйнадылар. Чараның нәтиҗәсе – ул дуслар белән бергә күңелле һәм файдалы үткәрелгән вакыт.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев