Яңа ел бәйрәмнәре шатлык китерергә тиеш!
Бу искиткеч ял көннәрен сәламәтлеккә зыян салып, урын өстендә үткәрмәс өчен, табиблар режим сакларга һәм организмны стресска дучар итмәскә киңәш итә.
- Яңа елга әзерләнү эшләрен тәртипкә китерегез, барысын да үзегезгә генә йөкләмәгез. Яңа ел өстәлен әзерләү, бүләкләр сатып алу, көнкүреш эшләре тыныч һәм гаилә белән бергә башкарылырга тиеш.
-Көндәлек туклану режимыннан тайпылмагыз, салат, икра, шампанский, бутербродлар чама белән кулланылырга тиеш, «ашап бетерергә кирәк, югыйсә әрәм була» кагыйдәсен үтәсәгез, артык авырлык һәм холестериныгыз артыр.
-Иҗтимагый урыннарга йөргәндә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез: авыру кешеләр белән аралашмагыз, битлек киеп йөрегез, бәдрәфләрдә булганнан соң кулларыгызны юыгыз.
-Саф һавада күбрәк йөрегез, спортның актив төрләре белән шөгыльләнегез: чаңгыда, тимераякта шуыгыз, кышкы урманда җәяү йөрегез. Бу йөрәк-кан тамырлары системасы, терәк-хәрәкәт аппараты һәм, гомумән, иммунитет өчен уңайлы вакыт.
-Йөрергә чыкканда җылырак киенергә, мамык киемнәр сайларга, кайнар чәй һәм запас бияләйләр алырга онытмагыз. Шунысы мөһим: урамда алкоголь кулланудан тыелыгыз.
Ял итү өчен куркынычсыз урыннарны сайлагыз ! Сау-сәламәт һәм бәхетле булыгыз!
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев