Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа Болгарда «Тал бишек» дип исемләнгән чара узды

Фольклор кичәсенә чакырылган кунаклар элеккеге гореф-гадәтләрне искә алып, бишекнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар.

Рухи хәзинәләрне саклау һәм баету, борынгы милли гореф-гадәтләрне яңадан торгызу максатыннан, 12 февраль көнне, Яна Болгар  авылының клуб мөдире Айгөл Нуриева  мәдәни чара үткәрде.  Чара “Тал бишек ” дигән исем астында узды. Фольклор кичәсенә чакырылган кунаклар элеккеге гореф-гадәтләрне искә алып, бишекнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар.

Татар халкында борынгыдан килгән тал бишек. Элек-электән аны әтиләр үз куллары белән үреп, үзләренең йөрәк җылыларын биреп ясаганнар.Ә матур чыбылдыкларны  әниләр теккән.Ул чыбылдык сабыйны явыз көчләрдән, яман күзләрдән, салкыннардан саклаган.
- Сездә ничек,бездә бишек талдан,
Җырдан үрелә.
Җырлы бишек, җылы бишек
Эленгән  өй түренә,-  дип чараны ачып җибәрде Айгөл Нуриева.

Әйе, чыннан да, нинди иркә, нинди моңлы, ягымлы, назлы, әйтеп бетерә алмаслык тылсымлы бу – бишек җыры! Шушы моң дөньясында тирбәтеп, моң дөньясына кумелеп  сабый ята.
- Бишек җырлары – кеше күңеленең иң нечкә кыллары алар. Шуңа да аларны һәр кайсыбыз сабый чакның якты истәлеге итеп гомер буена күңел түрендә  саклый. Ул жырлар: туган ил, газиз ана, туган төшенчәләре белән бергә йөри.Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай да бит : “ ...иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән”, - дип чыгышын дәвам итә Айгөл Фәрит кызы.

Сценарий буенча яшь ананың хәлен белергә күршеләр, дуслар килә башлады. Хәл-әхвәл сорашу, җыр-уен, уенчык ясау белән кичә дәвам итте.

- Бишек җырлары-безнең киләчәгебезгә нигез сала.Балаларны шул могҗизалы җырлардан мәхрүм итмәсәк иде! Җырларыбыз учагы сүнмәсен, алга таба дәвам итсен!, -дигән теләктә калдылар әлеге чарага килгән халык.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: В сельских клубах год национальных культур и традиций