Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Гыйнвар аеннан гамәлгә керәчәк кануннар

...

Хезмәт хакының минималь күләмен арттыру
2025 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) 22 440 сумга кадәр артачак. МРОТ нигезендә исәпләнә торган социаль пособиеләр һәм түләүләр күләме дә артачак.

Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү
Яңа елдан хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерлар өчен пенсияләрне индексацияләү яңартыла. Бу карар Президент Владимир Путин ярдәме белән булдырылган.

Миграция законнарында яңа кагыйдәләр
Законсыз миграциягә каршы көрәш өчен берьюлы берничә яңа норма үз көченә керә:
-Фиктив никахлар белән көрәш. Әлеге яңа закон гражданлык алу өчен фиктив гаиләләр булдыручы мигрантларга карый.
-Чит ил гражданнарының Россиядә вакытлыча яшәү көннәрен кыскарту. Яңа карар Россия территориясендә озак вакыт законсыз яшәү мөмкинлеген чикләячәк.
-Чит ил гражданнары өчен сим-карталар санын чикләү. Хәзер мигрантлар үз исеменә барлыгы 10 сим-карта терки алачак, бу мошенниклык очракларын киметергә тиеш.

Балигъ булмаганнарга вейплар саткан өчен җаваплылыкны катгыйландыру
Хәзер 18 яшькә җитмәгән затларга вейплар сатучыларга җинаять җаваплылыгы каралган. Көчәйтелгән чикләүләр балигъ булмаганнарның сәламәтлеген саклауга һәм начар гадәтләр таралуны булдырмауга юнәлтелгән.

Аерылышу өчен түләү хакы 5 меңгә кадәр арта
1 гыйнвардан аерылышу өчен түләү пошлинасы сизелерлек арта. Ир белән хатынның һәркайсына элеккеге 600 сум урынына 5 мең сум түләргә туры киләчәк. Гаиләнең ике яктан да үз ризалыгы белән яки суд аша аерылулары мөһим түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев