Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Гөлгенә Дәүләтшина республикакүләм киңәшмәдә булып кайтты

Татарстанда 2023 елда Фәттахова Рүзилә Фирдәвес кызы җитәкчелегендә Туган тел (татар) укытучылары ассоциациясе оештырылды. Аңа барлык районнардан милли мәгариф өчен җаваплы хезмәткәрләр керә.

Безнең районның вәкиле булып район мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Дәүләтшина Гөлгенә Искәндәр кызы тора. Ул татар теле укытучысы булып 40 ел хезмәт куя. 

26 гыйнвар көнне Лаеш районы Хәерби урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасының милли мәгариф өчен җаваплы методистлары өчен "Укытучыларның һөнәри үсешен булдыру юнәлешендә методик эшнең нәтиҗәле формалары һәм ысуллары" республикакүләм семинар-киңәшмәсе үткәрелде.
Семинарда катнашучылар Хәерби мәктәбе эшчәнлеге белән танышты, методик мәйданчыкларда эшләделәр.
Пленар утырышта методистлар Укытучылар җәмгыятенең муниципаль район җитәкчеләрен сайлау, аларның эш юнәлешләре турында тыңладылар.

Бүләкләү өлешендә мәгариф министры И.Һадиуллин исеменнән Гөлгенә Дәүләтшинага милли мәгарифне үстерүгә, республикада яшәүче халыкларның туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклауга зур өлеш кертүе өчен  Рәхмәт хаты тапшырылды.

Аңа алдагы тынгысыз, җаваплы эшендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев