Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Гөлсия Гайнутдинова: “Купме авырлыклар күрсәм дә, уземне бәхетле дип саныйм”

Җирдә терле язмышлар була... Кабатланмас, гыйбрәтле язмышлар.

Җирдә терле язмышлар була...кабатланмас, гыйбрәтле язмышлар. Авылның язмышы, анда яшәүче кешеләргә барып тоташа. Чыннан да, уйлый калсаң шулай. Авыл тормышын яратып, хезмәтеннән тәм табып яши Гөлсия Сөнгать кызы.

Гөлсия Гайнутдинова Арча районы Айван авылында туып үсә. 1959 елда әнисе белән әнисенең апасын карарга Кзыл Байрак авылына күчеп киләләр. Шуннан бирле Югары Ослан районында кала. Үз туган җирен яраткан кебек мондагы табигатькә гашыйк була.

- Идел елгасы, урман, аланнар барысыда минем мәхәббәтемне яулап алды, ди Гөлсия апа.

Гөлсиянең тормышы җиңелләрдән булмады. Кечкенәдән башкалардан аерылып торганын аңлый иде кызчык, ләкин төшенкелеккә бирелмәде. Әнисе кызын бетен эшкә өйрәтеп үстерде, Гөлсиягә әтисез үсәргә туры килде.

- Аллаһка шөкер, бетен эшне булдырам. Бүгенге көндә киленем Фирдания һәм оныгым белән яшибез. Кызганычка каршы күптән түгел улым үлеп китте. Олы оныгым гаиләсе белән Шелангада яши, 7 яшьлек оныкчыгым бар. Күпме авырлыклар күрсәм дә, үземне бәхетле дип саныйм. Табигатьне бик яратам, җиләк, чикләвек, гөмбә җыям. Урманда, аланда йөргән вакытта җырларга яратам, ди әңгәмәдәшем.

Бүгенге көндә бик зур хуҗалыклары бар Гөлсия апаларның: терлек-туар, каз-үрдәк, зур бакча. Олы яшьтә булуына карамастан, ул бик яшь күренә, позитив, күтәренке күңелле. АллаҺы Тәгалә алдагы көннәрендә дә Гөлсия Гайнутдиновага таза исәнлек, озын бәхетле тормыш бирсен иде. Шундый гади апалар булганда яшәр авыл.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кзыл Байрак авыл авыл кешеләре