Гөлназ Фаттахова: «Ватаным – газиз туган илем»
Ватан авылы тарихы турында беркайда, бернинди белешмә юк дип әйтерлек. Ул бетеп бара торган авылдан хәзер яңадан тернәкләнеп бара торган авылга әверелде.
Районда татар авыллары күп түгел.
Җирле халык авылының көнкүрешен, аның тарихын, милли гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калу өчен барысын да эшли. Заманында тулы тормыш белән яшәгән авылларның берсе - Ватан авылы.
Ватан авылы тарихы турында беркайда, бернинди белешмә юк дип әйтерлек. Ул бетеп бара торган авылдан хәзер яңадан тернәкләнеп бара торган авылга әверелде. Аның сәбәбе: тыныч урынга урнашканга, уңдырышлы туфрагы булганга, бүгенге көндә күбесе ата-анадан калган туган нигезләренә авылга үзләренең зур йортларын салалар, умарта асрыйлар, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, рәхәтләнеп ял итәләр.
Ватан авылы Куйбышев сусаклагычыннан 4 км, ә Югары Осланнан 22 км ераклыкта урнашкан. Авылга 1923 нче елда нигез салынган. Кешеләр саны (архивтан алынган): 1926нчы елда – 97, 1938нче елда -140, 1949нчы елда – 190, 1958нче елда – 154, 1970нче елда – 111, 1979 нчы елда – 100, 1989 - 49 кеше, 2022нче елда -17 кеше.
Авылымның өлкән буын кешеләре сөйләве буенча, 1923нче елда Ватан җирлеге төбәгенә Әхмәтша дигән бер кеше килеп урнаша, бу җирләр аның күнеленә хуш килә. Бер ягын зур урман әйләндереп алган, икенче ягында – иркен кырлар. Әхмәтша абый башта бер землянка (җир асты) казып, шушында гаиләсе белән көн итә башлый. Хәзерге көндә дә “Әхмәтша ягы” дигән урынны олылар күрсәтеп бирәләр. Ул җирдә хәзер Ватан зыяраты.
Шуннан соң тагын 5-6 гаилә күчеп килә. Тора-бара 11-12 гаиләгә кадәр җыела. Шулай итеп, әкрен генә бер кечкенә авыл барлыкка килә. Аңа Ватан дип исем бирәләр.
Авылдан ерак түгел урман эчендә кечкенә генә түгәрәк күл булган. Шушы күл кешеләргә, терлекләргә су чыганагы булып торган.
Колхозлашу еллары башлангач, авыл халкы барысы да колхозга кергән һәм иртәдән кичкә кадәр кырларда эшләгәннәр. Колхозга “Авангард” исеме бирелгән.
Бөек Ватан сугышы башлангач авылның 25 ләп ир-егете сугышка китә. Авылда бала-чага, хатын-кызлар, картлар гына кала. Авыр тормыш, ачлык башлана, шуңа карамастан авыл халкы соңгы көчен куеп, колхоз кырларында эшли, совет солдатларына бияләйләр бәйли, итекләр баса, икмәк үстерә.
1949 нчы елның октябрендә авылда кечкенә генә мәктәп ачыла. 10 лап укучы мәктәпкә йөри башлый. Әкренләп кибет, аннары клуб салына. Өлкәннәр әйтүе буенча, клубка яшьләр тирә-як авылларыннан җыелып, төрле бәйрәмнәр, кичәләр оештырганнар.
1951 нче елда колхоз “Идел” исемен йөртә башлый. 1996 нчы елда авылга табигый газ кертелә. Авыл юлларына каты таш салына.
Чал тарихлы авылымның үткәне белән бүгенгесен чагыштырсак, җир белән күк арасы. Элек тракторлары, комбайннары белән кайнап торган хуҗалыгы булган авыл.
Юк, безнең татар авылы юкка чыгарга тиеш түгел! Хәзер авылда бик матур йортлар төзелә башлады. Авыл туфрагы тарта ул кешене.
Киләчәктә дә авылыбыз тарихын язу дәвам итсен, авылларның матурлыгы, кешеләрнең уңган булуы башка буыннарга барып җитсен иде. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге дә юк.
Гөлназ Фаттахова, Вахит авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев