Гимназиядә «Хәтер сандыгы”н яңарттылар
Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне 1962 елда БМО карары белән гамәлгә кертелә. Ул сентябрь аенда билгеләп үтелә.
Халыкара көн фашизм корбаннарын искә алу, фаҗиганең кабатлануына юл куймау, ә рәхимсез һәм һәлакәтле идеологиянең — кешеләрнең акылларын яңадан басып алу өчен булдырылган. Шуңа күрә бу көнне кулларына корал тотып Ватанны саклаучыларны гына түгел, басып алучылар кулыннан һәлак булган гади кешеләрне дә искә алалар. Бу хәтерне саклау мөһим, чөнки сугыш дәһшәтләре онытылган саен фашизм яңадан уяна башлый, шуның белән бергә сугыш җинаятьчеләренең гамәлләрен аклау һәм тарихи фактларны бозу бара.
Гимназия урта сыйныф укучылары белән «Хәтер сандыгы» интеллектуаль уены үткәрелде. Уен катнашучыларга Бөек Ватан сугышы тарихын, ул еллардагы батырлык һәм фаҗигаләрне искә төшерергә, шулай ук сугышның төп вакыйгалары, Геройлары һәм нәтиҗәләре турындагы белемнәрен тикшерергә мөмкинлек бирде.
Чара укучыларда патриотизм, үз иле һәм аның геройлары өчен горурлык хисе формалаштыруга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев