Гимназиядә табиблар белән очраштылар
Югары Ослан. Татарча

Гимназиядә табиблар белән очраштылар

Ул “Күзгә күренми торган куркынычтан үзеңне сакла” шигаре астында узды.

Югары Ослан гимназиясендә югары сыйныф укучыларының врачлар белән мөһим очрашуы булып узды. Психиатр-нарколог Галия Рәис кызы Хәсәнова һәм табиб Резеда Разиф кызы Еремина балаларга наркотикларның зыяны турында сөйләделәр .

Бергәләп әлеге темага документаль фильм карадылар, ул бу матдәләрнең сәламәтлек һәм тормыш өчен никадәр куркыныч булуын ачык күрсәтте . Табиблар наркотиклар куллануның зарарлы нәтиҗәләрен һәм аларны дәвалану өчен булмаган куллануга юл куймауларын аңлаттылар. Белгечләрдән төп киңәш: нинди генә "кызыктыргыч" тәкъдимнәр килмәсен, катгый рәвештә “Юк” дию мөһим.

Ял итү һәм күңел ачу өчен билгесез матдәләр куллану – ул бәла-казага туры юл.

Үзегезне саклагыз!

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев